Лениногорскилылар юлдан читтә йөри торган мототранспорт чараларын йөртер өчен имтихан тапшырды

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Юлдан читтә йөри торган мототранспорт чараларын йөртүчеләрне «Татнефть» укыту үзәгенең Лениногорск филиалы укытып чыгарды.

Бу хакта Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инженер-инспекторы Илнур Галимов хәбәр итә.

Мототранспорт чараларын йөртер өчен имтихан тапшыручылар башта теоретик өлешне  тапшырды, ул учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын компьютерлардаэлектрон кушымтада эшләделәр.

Практик өлешне кар-сазлыкта йөри торган машинада үттеләр. 

Имтихан тапшырырга 10 курсант гариза биргән,   9ы имтиханга кертелгән, 7се уңышлы тапшырган.

Материалларны Дәүләт техника күзәтчелеге бүлегенә тапшырганнан соң, алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар. Тапшыра алмаганнар өчен кабат имтихан булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International