Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү сезнең һәм  тирә-юньдәгеләр иминлегенең нигезе булып тора!!!

Көнкүрештә янгын чыгу сәбәпләре:

- ут белән саксыз эш итү;

-урын өстендә исерек килеш тәмәке тарту ;

- кулдан ясалган электр белән җылыту приборларын куллану; мичләрне, каминнарны дөрес кулланмау;

- чүп яндыру, коры үлән яндыру.

Бәла булдырмас өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр:

1.  балаларның ут белән уйнавына юл куймагыз;

2. кечкенә балаларны караучысыз калдырмагыз һәм аларга кабызган электр һәм газ приборларын күзәтүне йөкләмәгез;

3. эшләүче газ һәм электр приборларын караучысыз калдырмагыз, кулдан ясалган электр приборларын кулланмагыз;

4. әгәр сез фатирда газ исен сизсәгез: барлык краннарны да ябыгыз;

- электр приборларын кабызмагыз;

- ачык уттан файдаланмагыз (шартлау булырга мөмкин);

- бинаны тикшереп, бу хәл турында “112” хезмәтенә хәбәр итегез;

 5. иске электрүткәргечләрне эксплуатацияләүгә юл куймагыз;

6. стандарт булмаган электр предохранительләрен кулланмагыз;

7. зарарланган электр розеткасы, вилкалары, рубильникларны кулланмагыз;

8. сүндерелмәгән шырпы, тәмәке төпчекләрен ташламагыз;

9. торак йортларның подвалларында янгын чыга торган материаллар, ягулык-майлау материаллары, бензин, лаклар, буяулар һәм башкалар сакламагыз;

10. җиһазлар һәм башка предметларны ишекләр, балкон һәм лоджияләрдә люклар, махсус секцияләргә чыгу һәм югары каттагы йортларда тышкы эвакуация баскычларына чыгу юлларын капларлык итеп куймагыз;

11. баскыч мәйданчыкларында һәм гомуми файдаланудагы коридорларда хуҗалык тартмалары һәм мебель урнаштыруга юл куймагыз;

12. учак якканда сак булыгыз;

13. ишегалды эчендәге юлларны төрле предметлар белән ябып куймагыз.

Әгәр янгын килеп чыкса, янгынны мөстәкыйль сүндерергә тырышмагыз!!!

Янгын вакытында кичекмәстән «01» яки «112» телефоны буенча янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз (төгәл адресны хәбәр итәргә, кайда һәм нәрсә яна, кат, подъезд, кем хәбәр итте), аннары янгын бүлекчәләрен каршы алыгыз. Паникага бирешмәгез һәм кешеләрне һәм матди кыйммәтләрне эвакуацияләү чараларын күрегез.

Исегездә тотыгыз!

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү-һәр гражданинның бурычы.

Янгынны сүндерүгә караганда, кисәтү җиңелрәк!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International