Хөрмәтле әти-әниләр!

2024 елның 26 июле, җомга

Көннәр җылыту белән балаларның тәрәзәдән егылып төшү куркынычы барлыкка килә. Хәвеф-хәтәрдән саклану өчен әти-әниләргә гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү дә җитә.

Кагыйдә буларак, балалар әти-әниләре бүлмәдә булмаган вакытта кул астына эләккән мебель ярдәмендә тәрәзә төбенә менеп утыралар. Шуңа күрә барлык җиһазларны тәрәзәдән читкәрәк этеп куегыз.

Москит сеткаларына ышанмагыз. Алар егылып төшүдән саклап калу өчен хезмәт итми. Киресенчә, бала аңа ышанып, тәрәзәгә таянган сыман таяна, нәтиҗәдә шул ук сетка белән тәрәзәдән төшеп тә китә ала.

Мөмкин булса, тәрәзәнең өске өлешен генә ачып калдырыгыз. Шулай ук максус беркеткечләр куегыз. Тәрәзә рәшәткәләр кую да куркыныч хәлләр килеп чыгудан саклап калачак.

Балаларның караватта яки башка җиһазларда сикерүен тыегыз. Аларны куркынычсызлык кагйыдәләр белән таныштырыгыз. Олыракларын кечкенә балалар артыннан карарга өйрәтегез. Гомумән, балаларыгызны бик кыска вакытка да үзләрен генә калдырмаска тырышыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International