Инвалидлар өчен ташламалы парковканы бары тик электрон рәвештә генә алырга мөмкин

2024 елның 26 июле, җомга

СФР Лениногорск бүлеге хәбәр итә: инвалид гражданнар файдаланган парковкадагы махсус урыннарга ташламалы файдалану өчен кирәкле «Инвалид» автомобиль билгесе 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыккан.

Аның урынына парковкага электрон рөхсәт кулланыла. Шул ук вакытта бушлай парковкага хокукны мөстәкыйль рәвештә расларга кирәкми, чөнки барлык кирәкле мәгълүматлар операторы Россия

Социаль фонды булган инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) мәгълүмат базасында бар. Инвалид гражданинга ФРИда үзе идарә итә торган яки аны ташый торган автомобиль турында мәгълүматны урнаштыру да җитә.

Инвалидның (инвалид баланың) законлы вәкиле шулай ук Фрида инвалидны (инвалид баланы) йөртүче транспорт чарасы турында мәгълүмат урнаштыра ала. Гаризаны инвалидның Шәхси кабинетында ФРИ, ЕПГУ сайтында яки МФЦда бирергә кирәк. СФР клиент хезмәтләрендә гаризалар кабул ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International