Яктылык кайтаручы элементлар (яктылык кайтаручылар) – яктылык нурларын кире чыганакка кайтарырга сәләтле махсус материаллардан эшләнгән элементлар.
ЯКТЫЛЫК КАЙТАРУЧЫ ЭЛЕМЕНТЛАРНЫҢ МАКСАТЫ
Статистика буенча җәяүлегә бәрелү юл-транспорт һәлакәтләренең иң киң таралган төрләренең берсе. Үлем белән тәмамланган һәлакәтләрнең төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, ул вакытта шофер юл өлешенә чыккан кешеләрне күрә алмый. Яктылык кайтаручы элементлар яктыртылмаган юлда җәяүлеләрнең күренеп торуын арттыра һәм алар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре барлыкка килү куркынычын шактый киметә.
Якындагы яктылык белән хәрәкәт иткәндә автомобиль йөртүчесе 25-50 метр ераклыктагы юлда җәяүлене күрә ала. Әгәр җәяүле яктылык кайтаргыч куллана икән, бу ара 150 × 200 метрга кадәр арта. Ә ерак яктырткычлы автомобиль хәрәкәт иткәндә җәяүле күренә торган дистанция яктылык кайтаргычлар кулланып 100 метрдан 350 метрга кадәр арта. Бу машина йөртүчегә карар кабул итү өчен 15-25 секунд бирә.