Мэриядә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Утырыш эшендә прокуратура вәкиле, комиссия әгъзалары, юл хезмәтләре һәм автомәктәпләр җитәкчеләре катнашты.
2024 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм алардан килгән зыяннарның авырлыгын киметү чаралары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Елена Никитина чыгыш ясады.
Агымдагы елның 30 июненә муниципаль район территориясендә 19 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 2 машина йөртүче һәм 1 пассажир, 1 җәяүле, 1 велосипедчы һәлак булган, 22 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре транспорт чарасының юлда урнашу кагыйдәләрен бозу һәм җәяүлеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозу. Елена Александровна шулай ук индивидуаль мобильлек чаралары белән юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде һәм 2 елга кадәр идарә итү стажы булган машина йөртүчеләр арасында юл-транспорт травматизмы ситуациясе турында мәгълүмат бирде.
Гражданнарның юл хәрәкәте иминлеге, шул исәптән «Халык контроле» дәүләт системасына мөрәҗәгатьләре турында район Башкарма комитетының эшләр идарәчесе, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе секретаре Марат Якупов чыгыш ясады.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова комиссия әгъзаларына юл хәрәкәте иминлеген арттыру максатында системалы эшне дәвам итәргә, урам-юл челтәрен карап тотуда ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү чараларын күрергә һәм халык арасында профилактик эшне көчәйтергә кушты.