Армиядә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрнең авырлы хатыны бер тапкыр бирелә торган пособиегә хокуклы.
Шул ук вакытта булачак әни Россия гражданы булырга һәм РФ территориясендә даими яшәргә тиеш, йөклелек вакыты — 180 көннән дә ким булмаска тиеш.
Түләү күләме 38 963 сум тәшкил итә. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, КФҮ яки ОСФР клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин. Моны хезмәт тәмамланганнан соң 6 ай эчендә эшләргә кирәк.
Бик мөһим! Гариза бирүчегә хәрби частьтән яки хәрби комиссариаттан ире хәрби хезмәткә чакыру буенча үткәнлеге турында белешмә бирергә кирәк.
✅Түләү шулай ук хәрби училищеларның беренче курс курсантларының яки уку йортларының хәрби кафедрасының 1 курс студентларының йөкле хатыннарына да бирелә.
Сорауларыгыз калса, Бердәм элемтә үзәгенең телефон номерына шалтыратып була: 8 800 100 00 01.