Лениногорскида Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узды

2024 елның 28 июне, җомга

Лениногорск шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2024 елның 28 июнендә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узды.

Чарада муниципаль районның 7 эш бирүчесе дәгъвачыларга 101 вакансия тәкъдим итте: бухгалтер, ветеринария табибы, автомобиль йөртүче, буфетчы, баш энергетик, диспетчер, ОТК контролеры, төзелеш-монтаж эшләре мастеры, монтажчылар, махсус техника машинистлары, моторист, терлекче-оператор, палата санитары, пешекче, слесарь, стропальщик, тракторчы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы һ. б. Эшкә урнаштыру ярминкәсенә килүчеләр вакансияләр, үзәк белгечләренең хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча консультацияләре турында кирәкле мәгълүмат алдылар.

Чараның максаты-мөрәҗәгать итүчеләрне эшкә урнаштыруга ярдәм итү, вакансияләр турында мәгълүмат алу мөмкинлекләрен киңәйтү. Ярминкә нәтиҗәләре буенча катнашучыларга эшкә урнашу тәкъдимнәре бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International