Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов мэриянең утырышлар залында бюджет учреждениеләре һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләре белән җылыту сезонына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде.
Ресурс белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре белән киңәшмә барышында җылылык белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итү системаларының җылылык чорында өзлексез эшләве, шулай ук 2024-2025 еллар җылылык чорына әзерлек паспортын вакытында алу мәсьәләләре тикшерелде. Җитәкчеләр бу өлкәдәге эшләрнең агымдагы торышы, проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү буенча күрелә торган чаралар турында хәбәр иттеләр.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов киңәшмә йомгаклары буенча искәрмәләрне бетерү һәм җылыту сезонына әзерләнү буенча конкрет йөкләмәләр бирде. «ТКХ һәм С» АҖ җитәкчесе Фәрит Фәрхетдиновка «ЛТС» ҖЧҖ директоры Айдар Хисмәтуллин белән берлектә муниципалитет территориясендә урнашкан күп фатирлы йортларда җылыту һәм су белән тәэмин итү системаларын юарга һәм опрессовка үткәрергә кушылды.