Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Клавдия Карташованы 100 яшьлек юбилее белән котлады

2024 елның 12 июне, чәршәмбе

Бүген, Россия көнендә, 100 еллык юбилеен Лениногорск районында яшәүче Клавдия Ивановна Карташова билгеләп үтте.

 Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, 8нче ТОС рәисе Людмила Просвирина, социаль хезмәткәр Әлфия Вахитова һәм Клявлино районыннан туганнары аның тормышындагы бу мөһим вакыйга белән котларга килгәннәр иде.

Клавдия Ивановна Куйбышев районында, Горки авылында туган. 1943 елда Бөек Ватан сугышында катнашучыга кияүгә чыга, сугыш елларында авылда яши, шунда ук колхозда эшли. Клавдия Карташова дүрт бала тәрбияли.  Хәзер Клавдия Ивановна «Исток-Башлангыч»КЦСОН социаль хезмәткәре кайгыртуында яши. 

Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов аңа чәчәк бәйләме, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан, Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановтан котлау открыткалары, истәлекле бүләк тапшырды, озын гомер, сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм иминлек теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International