Лениногорскида парсыз ефәк күбәләге урыннарын бетерү буенча чаралар үткәрелә башлаячак

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Лениногорск районы территориясендә парсыз ефәк күбәләге саны арту сәбәпле, 4 июньнән 8 июньгә кадәр кадәр Елховка, Алкино, Дурасово, Югары Каран, Тимәш, Савочкино, Иске Писмән, Восход, Алешкино, Вәлиев хуторы, Яңа Чыршылы поселогы, Зәй-Каратай авылы, Горкино поселогы, шулай ук Лениногорск шәһәре   тирәсендәге урманнарны, биологик препарат кулланып, эшкәртү үткәреләчәк.

Республиканың урман тармагы белгечләре тарафыннан эшкәртү урыннарыннан 300 һәм 500 метр ераклыкта кисәтү билгеләре куелган. Урман корткычларын  бетерү буенча чаралар уздырылган урыннарда гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен чикләү гамәлдә. Чикләүләр гамәлдә булган чорда гражданнарның анда булуы, хайваннар кертү, дару үләннәре җыю тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International