Бүген Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов шәһәр һәм район хезмәтләре предприятиеләре, оешмалары белән үткәргән атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Киңәшмә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча бүлек башлыгы Сергей Мостов докладыннан башланды.
«Лениногорск РҮХ» ДАССОның баш табибы Рим Әмиров сәламәтлек саклау учреждениеләренең эше, диспансерлаштыруның мөһимлеге һәм аны үткәрү тәртибе турында сөйләде.
Аннары предприятие һәм оешма җитәкчеләре узган атнадагы хәлләр, планнар һәм оператив хәл итү өчен булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.
Район башлыгы Җиңү көненә багышланган чараларны лаеклы дәрәҗәдә уздырырга күрсәтмә бирде.
Исегезгә төшерәбез, 9 майда «Мәңгелек ут» һәйкәле янында митинг 9 сәгатьтә башланачак. Җиңү Парады - 9.30 да.
Ул шулай ук җитәкчеләрнең игътибарын балаларның җәйге ялы, янгын куркынычсызлыгы, су объектларында куркынычсызлык, ремонт эшләре мәсьәләләренә юнәлтте.