Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, район Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков һәм социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вагизова ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Дмитрий Николаевич Рукавишников 1927 елның 4 ноябрендә Бөгелмә районының Холодная Головка авылында туган. Дмитрий Николаевич мәктәптә укый, шуннан соң ук колхозга эшкә урнаша. 1944 елда фронтка чакырыла һәм рус-япон сугышында катнаша, 1947 елда фронттан кайта.
50 елга якын Дмитрий Николаевич Лениногорскида яши, гомер буе Карабаш ВПЧ-21ында эшли һәм аннан лаеклы ялга китә
Дмитрий Рукавшниковның зур һәм тату гаиләсе бар, бүген ул ике кызы, дүрт оныгы белән аралашып яши.
Валентина Петровна Ефременкова 1941 елның 8 мартында Калуга өлкәсенең Грибовка авылында туган. Аңа 3 ай гына була, әтисен фронтка алып китәләр һәм ул сеңлесе һәм әнисе белән фашистлар тарафыннан оккупацияләнгән авылда кала. Фашистлар җәзасыннан могҗиза белән исән калып, 1943 елда аларны Смоленск шәһәрендә ачылган концлагерьга куалар.
Концлагерьда бер ай үткәргәннән соң, тоткыннар ярдәмгә килгән совет гаскәрләре ярдәмендә азат ителәләр.
Радия Ахуновна Гәрәева 1936 елның 20 сентябрендә туган, Ленинград блокадасы елында Радия Гәрәевага 8 яшь, аның сеңлесенә 5 яшь була, алар әниләре белән кечкенә фатирда яшәгәннәр.
Көненә биш тапкыр шәһәрне бомбага тоталар иде, дип искә ала ул Бервакыт бомба аларның йортына эләгә. 1943 елның кышында алар Ленинградтан китәләр, Казанга бер айдан соң гына киләләр. 1954 елда Лениногорскка күченәләр, 1960 елда ул кияүгә чыга, аның өч баласы : ике кызы һәм улы бар.
Валентина Григорьевна Вельмезева 1935 елның 7 гыйнварында туган, блокадалы Ленинградта яшәгән, сугышның барлык куркынычларын хәтерли, ачлык кичергән. 1958 елда Валентина Вельмезева булачак ире янына Лениногорскига күченә. Озак вакыт ул хастаханәдә, ә аннары Приборлар заводында эшли.
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов ветераннарга открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды, иң мөһиме аларга сәламәтлек һәм тыныч күк теләде.