2024 елның 22 апреленнән 12 маена кадәр Лениногорск районы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылачак.
Әлеге чорда тыела:
- учаклар кабызу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарларны яндыру,
-урман янгыннары һәм башка ландшафт (табигать) янгыннары чыгу куркынычына дучар булган торак пунктларда,
-урман янгыннары чыгу куркынычына дучар булган балалар ялы һәм аларны савыктыру оешмалары территорияләрендә,
-гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәте территорияләрендә,
- шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектларында азыкны янмый торган махсус савытларга (мангал, тимер учакларга һ.б. ш.), җылылык белән азык эшкәртелә торган башка җайланмаларга, җәмәгать туклануы объектлары (рестораннар, кафе, барлар һ.б. ш.) территорияләрендә урнашкан һәм файдаланыла торган мангалларга ризык әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
Лениногорск районында яшәүчеләрдән янгынга каршы режимны үтәүләрен сорыйбыз.