Лениногорскида Сергей Кандауров истәлегенә теннис буенча турнир узды

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

2024 елның 08-13 апрелендә Лениногорскида «Теннис холл» спорт корылмасы кортында «Татнефть» ААҖ спонсорлык ярдәме белән «Лениногорск шәһәре Теннис федерациясе» идарәче фонды Сергей Кандауров истәлегенә 13 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында теннис буенча РТТ турниры узды. 

Турнирга Чаллы, Казан, Әлмәт, Түбән Новгород, Тольятти, Ижевск, Самара, Кинель-Черкассы, Мәскәү, Тимофеевка ав. һәм Лениногорск шәһәрләреннән яшь теннисчылар килде.

Призлы урыннар өчен көрәш нәтиҗәсендә спортчылар җиңү яулады:

Егетләр арасында:

1 урын-Сөләймән Гуммаров (Әлмәт шәһәре)

2 урын-Һади Хаҗиев (Әлмәт шәһәре)

3 урын - Аслан Шәйхетдинов (Әлмәт шәһәре)

Кызлар арасында:

1 урын-Мария Иванова (Самара шәһәре)

2 урын-Елизавета Киселева (Әлмәт шәһәре)

3 урын-Камилла Латыйпова (Әлмәт шәһәре)

Лениногорск исеменнән турнирда Михаил Мельников, Тимерлан Сәхабетдинов, Вафина Майя, Звонарева Елизавета, Григорьева Валерия теннис буенча өстәмә турнирда 2 урынны яулый.

Барлык егетләр дә лаеклы чыгыш ясадылар һәм яхшы уен күрсәттеләр.

Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа спорт уңышлары телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International