Лениногорскида орлык материалын кыр эшләренә әзерләү темасына практик семинар-киңәшмә узды

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рослов Владимир Алексеевич базасында орлык материалын кыр эшләренә әзерләү темасына практик семинар-киңәшмә узды.

Фитопатологик анализлардан чыгып, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булган орлыкларның сыйфаты, орлык фондын яңарту, саклау чараларын үткәрү һәм препаратлар сайлап алу, авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын калибрлау һәм һава-җылылык белән җылыту мәсьәләләре каралды.

Семинар-киңәшмәдә Лениногорск муниципаль районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илнур Шамарданов, «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин, район хуҗалыклары, «Россельхозцентр» филиалы һәм УСХиП җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинар - киңәшмәнең практик өлешендә район бүлеге җитәкчесе Марат Ганиев катнашучыларны район хуҗалыкларында орлык партияләренең пычрануы, шытып чыгу һәм төрле авырулар белән зарарлану очраклары белән таныштырды, шулай ук сыйфат күрсәткечләрен яхшырту өчен биологик һәм химик препаратлар белән тәҗрибәләр күрсәтте.

Өстәмә рәвештә катнашучылар КФХның орлыкчылык заводын карадылар, анда ГОСТ таләпләре буенча орлык материалын чәчүгә әзерләү, «Тамерлан-1500»таш җыю машинасын җыю белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International