Россия авыл яшьләре берлеге (РССМ) Росмолодежь һәм Россельхозбанк ярдәме белән яшьләрне авыл территорияләрендә эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Авылның яшь эшкуарлары» конкурсын башлап җибәрде.
«Авылның яшь эшкуарлары» Халыкара инициативасы кысаларында иң активлар – урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр һәм эшкуарлар бизнес – планлаштыру буенча конкурста катнаша һәм текә бизнес-стартаплар булдыра алачак. Төп юнәлешләре фермерлык һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, халык кәсепләре һәм иҗаты, авыл туризмы, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү, шулай ук ирекле юнәлеш.
Проектларда катнашучыларга ярдәм итү өчен яңа эшмәкәрләр өчен үз эшен оештыру буенча файдалы киңәшләр белән онлайн-курс эшләтеп җибәреләчәк.
Конкурста катнашу өчен сылтама буенча керергә кирәк https://молодежьсела.рф/kadry-selo/#tb2
Конкурс финалистлары үз проектларын Мәскәүдә узган финалда иң яхшы экспертлар һәм бизнес-укытучылар алдында яклау мөмкинлеге алачак. Җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.