Гаилә елы кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Гаиләдә дини традицияләрнең һәм кыйммәтләрнең роле»дигән темага бер сәгатьлек фикер алышу үткәрделәр. Аның кысаларында районыбызда яшәүче ике дин вәкилләре очрашты.
Очрашу кунаклары, Константин ата һәм Фәрит хәзрәт, балаларга гаилә – мәхәббәт һәм рухи кыйммәтләрнең төп чыганагы, һәр гражданның тормышында гаиләнең әһәмияте турында сөйләделәр.
Очрашуда катнашучылар да сөйләшүдән читтә калмады. Балаларның берсе очрашуда православие динен тотучы гаиләдәге дини традицияләр турында шатланып сөйләде.
Ә иң кечкенә кунак, беренче сыйныф укучысы Самир, гаиләләрендә әбиләренең иң тәмле баурсакларны пешерүен әйтте.
Очрашу ахырында барлык дини берләшмәләр вәкилләре һәр гаилә өчен иң мөһиме-ата-аналарның бер-берсенә, балаларга, балаларның ата-аналарга булган мәхәббәте дип нәтиҗә ясадылар. Ә мәхәббәт булган җирдә, көчле һәм гармонияле гаилә мөнәсәбәтләре.
Шулай ук бу көнне Туктар-Урдаласы авылы мәчетенә һәм Федотовка авылы гыйбадәтханәсенә экскурсияләр оештырылды.