Лениногорскида язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Лениногорск районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2024 елда язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурс узды. Конкурсны үткәрү буенча комиссияне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов җитәкләде, Лениногорск районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шамарданов, УСХиП ПМО, Гостехнадзор, Россельхозцентр бүлекләре башлыклары, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре һәм механизаторлары катнашты.

Хуҗалыкларның әзерлеген бәяләү техник әзерлек, тракторчы-механизаторлар, ярдәмче персонал белән тәэмин ителеш, ягулык-майлау материаллары, орлыклар, ашламалар белән тәэмин ителеш юнәлешләре буенча үткәрелде.

Хуҗалыкларның техник әзерлеген бәяләгәндә ремонт эшләренең сыйфатына, техниканың төзеклегенә, техник хезмәт күрсәтүне үткәрүгә, үзйөрешле машиналарны һәм прицепларны ел саен техник карап чыгуга, аларның янгын куркынычсызлыгы чаралары, медицина даруханәләре белән тәэмин ителешенә зур игътибар бирелде.

Механизаторлар белән әңгәмәләр барышында комиссия әгъзалары хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм техникага һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында аңлатмалар бирделәр.

Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча әзерлек буенча иң яхшылары дип «Союз-Агро» ҖЧҖ, И. М. Ганиев КФХ, «Август-Лениногорск»ҖЧҖ оешмалары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International