Сак булыгыз, алдарлар!

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Интернет челтәрендә мошенниклык очраклары дәвам итә, кулланучылар каталог буенча заказ бирәләр, ә кайчакта бөтенләй башка әйбер алалар. Бер хатын-кыз Россия почтасы бүлекчәсе аша кайтарылган заказ өчен 4 мең сумнан артык акча түләгән, спорт костюмына заказ биргән булган, аның урынына балалар чалбарлары килгән.

Хөрмәтле посылка алучылар !
Белеп торыгыз, РФ Цифрлы үсеш һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының 17.04.2023 елдагы 382 номерлы боерыгы белән расланган Почта элемтәсе хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре нигезендә адресат (аның вәкаләтле вәкиле) почта хезмәткәре катнашында аның исеменә килгән почта белән белән танышырга хокуклы.

Почта хезмәткәре интернет-сәүдә өлкәсендә сатучыдан килгән посылка белән танышудан баш тарткан очракта, сез почта начальнигын чакырырга яки 8 (800) 200-58-88 телефоны буенча «Россия Почтасы» АҖ кайнар линиясенә шалтыратырга хокуклы.

Посылка җибәрүче һәм түләү алучы турында онлайн фикерләрне тикшерегез.

Мошенникларның хәйләләренә эләкмәгез! Ышанычлы сатучылардан гына сатып алыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International