Хөрмәтле Лениногорск районы халкы һәм кунаклары! Температура күтәрелү һәм явым-төшем күп булу сәбәпле, сезне йорт түбәләреннән кар һәм бозлар төшү мөмкинлеге турында кисәтәбез.
Күп фатирлы йортларга беркетелгән хезмәт күрсәтүче оешмалар карны һәм бозны чистарту буенча планлы эшне дәвам итәләр, хезмәт күрсәтелә торган йортларның түбәләрен тикшерәләр.
Махсус билгеләргә һәм сигнал тасмаларына аеруча игътибар итегез.
Сак булыгыз һәм мөмкин булса бина диварларына якын килмәгез. Машиналарны биналар һәм корылмалар янында калдырмагыз.
Өегезнең түбәсендә кар яисә боз сөңгеләре булса, хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.