Бүген һәр кешенең диярлек банк картасы бар, аның ярдәмендә төрле түләүләр башкарыла. Банк карталарын законсыз куллану белән бәйле җинаятьләр санының артуына гаҗәпләнәсе юк.
Табылган чит кешенең банк картасын кулланган очракта (акча алу, кибеттә товарларга, нинди дә булса хезмәтләргә түләү) кеше РФ ҖК 158 маддәсенең 3 өлеше «г» пунктында каралган тотылган суммадан бәйсез рәвештә җинаять кыла, ягъни банк счетыннан чит кешенең мөлкәтен, шулай ук электрон акчаларны яшерен урлый.
Мондый җинаять авыр категориягә карый, ә әлеге җинаять өчен максималь җәза 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.
Банк картасы табылса, аны хуҗасына кайтарырга, хокук саклау органнарына яки банкка тапшырырга кирәк!