Мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышын уздырды.
Утырышта социаль өлкә объектларының, халыкның тормышын тәэмин итү һәм күпләп булу урыннарының террорчылыкка каршы яклануын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү мәсьәләсе каралды.
Мәдәният, мәгариф, спорт, яшьләр учреждениеләренә район территориясендә махсус боерыкка кадәр мәдәни, күңел ачу, спорт һәм башка массакүләм чаралар үткәрүне гамәлдән чыгарырга.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов комиссия утырышы кысаларында берничә йөкләмә бирде:
- көч структуралары вәкилләренә эшне көчәйтергә, гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар комплексын үткәрергә;
- эшмәкәрлек объектларында, сәүдә үзәкләрендә, гомуми туклану объектларында, базарларда, транспортта куркынычсызлык чараларын көчәйтергә;
- җәмәгать урыннарының, шул исәптән барлык мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләренең куркынычсызлык чараларын көчәйтергә.