Район башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага бурычлар билгеләде

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе»атналык киңәшмәсен уздырды.

Хокук саклау органнары эше һәм узган атнада башкарылган эшләр турында эшлекле дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Роберт Сираҗетдинов хәбәр итте.

Эшлекле дүшәмбе азагында район башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага берничә бурыч куйды:

- Боз өстендә куркыныч булуы турында мәгълүмати эшне көчәйтергә, чөнки һава торышы җылыну сәбәпле, күлләрдә һәм елгаларда бозның ныклыгы кими;

-Мәскәү өлкәсендә булган терактка бәйле рәвештә террорчылыкка каршы комиссия утырышын уздырырга;

- түбәләрне кардан һәм боздан чистарту буенча идарәче компанияләрнең эшен көчәйтергә;

-15 мартта җәмәгать киңлекләрен һәм ишегалды территорияләрен сайлау һәм төзекләндерү буенча башланган тавыш бирү турында искә төшерергә;

- янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә чаралар уздырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International