Лениногорскилылар уңайлы ял итү урыннарын төзүне сайлауда катнаша ала

2024 елның 22 марты, җомга

Лениногорскилылар 2025 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирүдә катнаша ала.

Бөтенроссия тавыш бирү 15 мартта башланды. Аның нәтиҗәләре буенча киләсе ел программасына кертеләчәк иҗтимагый киңлекләр исемлеге формалаштырылачак.

Лениногорскидан әлеге исемлеккә Менделеев урамындагы буалар каскады үсеше буенча спорт кластеры (өченче чираты), Тукай урамындагы Ленин исемендәге мәйдан, Ленин исемендәге сквер (Моряков урамыннан Куйбышев урамына кадәр, икенче чираты), Тукай урамы буенча җәяүле өлеше, Вахитов урамы буенча шәһәр скверы кергән. Шулай итеп, Лениногорскидагы 5 объект тавыш бирүгә куелган.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерү өчен объектларга тавыш бирү өчен gorodsreda.tatar.ru сайтына яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталына керергә.
Анда “Опрос жителей” дигән бүлек бар. Шунда кереп, иҗтимагый киңлекләрне сайлау дигәненә басарга. Аннары муниципаль районнар исемлегеннән Лениногорскны сайларга. Аннары инде тавыш бирү өчен объектлар исемлеге чыгачак. Шул 5 объектның берсенә тавыш биреп була. Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк кеше хокуклы. тавыш бирү 30 апрельдә төгәлләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International