Бүген мэриядә Лениногорск районында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Комиссия утырышына МРОТтан түбән хезмәт хакы түләүче һәм салым бурычы булган эш бирүчеләр тыңланды.
Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында 27.12.2023 елгы Килешүгә ярашлы рәвештә икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы 22 020 сум күләмендә билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, хезмәт хакын вакытында түләмәү, аны билгеләнгән МРОТ кыйммәтеннән түбәнрәк яки «конвертларда» түләү, рәсми булмаган эшкә урнашу фактларын ачыклау максатыннан, шәһәр администрациясендә «кайнар телефон линиясе» 5-13-74, 5-19-26, 5-43-50 эшли.