Лениногорскилылар өчен 22 мартка һава торышы фаразы

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2024 елның 21 мартында 18 сәгатьтән 2024 елның 22 мартында 18 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һаваторышы көтелә. Явым-төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнбатыштан  2-7 м/с тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы, иртән -9..-12 градус.

Көндез һаваның максималь температурасы +2..+5˚.

Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International