Лениногорскида машина йөртүчеләргә тимер юл кичүендә игътибарлылык турында искә төшерделәр

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Лениногорскида машина йөртүчеләргә тимер юл кичүендә игътибарлылык турында искә төшерделәр

Писмән-Ватан күченүендә профилактика акциясе уздырылды.

Игътибар, тимер юл! акциясе ЮХИДИ бүлеге, ГБУ БДД, Куйбышев тимер юлы вәкилләре белән берлектә Башкарма комитет хезмәткәрләре тарафыннан оештырыла Мондый профилактик акция елына 2 тапкыр уза. Чара кысаларында бу юлы Писмән -Ватан кисеменең тимер юл кичүенә игътибар иттеләр.

Әлеге тимер юл кичүендә, ул Лениногорск муниципаль районы территориясендәге 4 кичүнең иң катлаулысы булып тора, автомат киртәләр - күчүне томалау җайланмалары урнаштырылган. Хәзер машина йөртүчеләрнең игътибарсызлык аркасында поезд астына эләгү куркынычы юк.

Акция барышында машина йөртүчеләргә мондый юлларда игътибарлы булу турында белешмәләр тапшырдылар һәм бәхетле юллар теләделәр.

Тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык мәсьәләләре киләчәктә дә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең даими контролендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International