Ел саен 24 мартта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне үткәрелә.
Әлеге чараны үткәрүнең максаты-халыкка әлеге авыру һәм профилактика чаралары, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында мәгълүмат бирү.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча планета халкының өчтән бер өлеше туберкулез микобактериясе белән зарарланган. Дөньяда ел саен 10 миллионнан артык кеше туберкулез белән авырый, шуларның 1 миллионнан артыгы – балалар. Бөтен дөньяда туберкулез COVID-19дан соң йогышлы авырулардан үлүнең икенче мөһим сәбәбе булып тора (үлем күрсәткечләре ВИЧ-инфекция һәм СПИДтан югарырак). Бүгенге көндә туберкулез Россия Федерациясе өчен социаль әһәмиятле инфекцияләрнең берсе статусын саклый.
Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.