Варисларга пенсия тупланмаларын ничек алырга?
Әгәр якын кеше пенсиягә чыкканчы вафат булса, әмма аның хезмәт эшчәнлеге чорында тупланма пенсия формалаштыруга иминият взнослары күчерелсә, гаилә үлгән туганының пенсия тупланмаларын ала ала.
Туганнары (закон буенча) хокук варисы булып санала:
✔ 1 чиратта балалар, шул исәптән уллыкка алынганнар, тормыш иптәше һәм ата-аналары (уллыкка алучылар)
✔ 2 чиратта абыйлар, апалар, бабайлар, һәм оныклар
Пенсия тупланмаларын алу өчен хокук варисларына аның вафатыннан соң 6 айдан да соңга калмыйча СФР Клиентлар хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк:
☑ шәхси
☑ нотариаль ышанычлы вәкил аша
☑ почта аша, документларның нотариаль расланган күчермәләре белән гариза җибәреп
🔹 Түләү турында карар гражданның үлеменнән соң җиденче ай эчендә кабул ителә
🔹 Түләү карар кабул ителгән айдан соң айның 20 нче көненнән дә соңга калмыйча башкарыла
Пенсия тупланмаларын түләү турында гариза белән мөрәҗәгать итү вакыты суд тәртибендә кире кайтарылырга мөмкин
Әгәр пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондында (НПФ) формалаша икән, гаризаны тиешле НПФга тапшырырга кирәк.