Лениногорск прокуратурасында ачык ишекләр көне узды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Лениногорск шәһәр прокуратурасында «Лениногорск муниципаль районы»муниципаль берәмлегенең 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узды.

Мәктәп укучыларына прокуратура бинасы буенча экскурсия оештырылды, шуннан соң Лениногорск шәһәр прокуроры А. Н. Панишев һәм прокурор ярдәмчесе Т. Ф. Садыйков тарафыннан «Кем ул прокурор?» дигән лекция укылды. Укучыларны прокурор һөнәре, аның үзенчәлекләре һәм бурычлары белән таныштырдылар.

Мондый чаралар балаларның әлеге һөнәр белән кызыксынуын арттырырга ярдәм итә.

Лениногорск шәһәр прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International