Бүген, 18 мартта, Лениногорск мәктәпләрендә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» Кырымның Россия белән берләшүенең 10 еллыгына багышланды.
11 нче гимназиядә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова катнашты.
Унынчы-унберенче сыйныф укучылары белән Кырым тарихы, анда яшәүче халыклар, мәдәни һәм табигый истәлекле урыннар турында сөйләштеләр.
Укучылар референдум һәм бу вакыйганың ярымутрау халкы өчен әһәмияте турында белделәр.