Лениногорскида сайлауларга күп балалы гаилә килде

2024 елның 17 марты, якшәмбе

Лобановлар гаиләсендә җиде бала үсә.

Константин һәм Елена үзләре дә бик актив,  балалар да төрле активлыкларга җәлеп итәләр. Балалар, гадәти мәктәптән тыш, сәнгать һәм музыка белән шөгыльләнәләр, спортны яраталар.

"Балаларны без үз үрнәгебез белән тәрбиялибез. Мин спортны ташламыйм. Бөтен гаиләбез белән йөгерщбез, шәһәр бәйрәмнәрендә булабыз. Һәм Россия Президентын сайлауга бөтен гаиләбез белән килде. Балалар да сайлау, бигрәк тә Россия Президентын сайлауда катнашуның мөһимлеген күрә һәм аңлый. Чөнки бу безнең киләчәгебезгә бәйле»,- ди Константин Лобанов.

1805 елгы участок сайлау комиссиясе җитәкчесе Ирина Рузаева сүзләренчә, күп кенә лениногорскилылар гаиләләре белән килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International