Участок сайлау комиссиясе рәисе Никита Петровичны туган көне белән котлады

2024 елның 17 марты, якшәмбе

Бүген, 17 мартта, үзенең 18 яшен Лениногорск егете Никита Марат улы Петрович билгеләп үтә.

Әнисе белән бергә Никита үзенең туган көнендә сайлаучы статусында беренче тапкыр тавыш бирергә килде, аның сайлау участогы Лениногорскның нефть техникумында урнашкан.

Әлеге мөһим вакыйга белән әнисе белән Никитаны участок сайлау комиссиясе рәисе Наилә Баһманова котлады.

Никита Лениногорск политехник көллиятендә автомеханик белгечлеге буенча икенче курста укый.

Никитага  сәламәтлек, укуында уңышлар телибез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International