17 мартта, РФ Президентын сайлауның өченче көнендә, хастаханә каршында 1810 елгы вакытлыча сайлау участогы үз эшен башлап җибәрде.
Монда сәламәтлекләре буенча Лениногорск хастаханәсе бүлекчәләрендә стационар дәвалануда булган гражданнар үз гражданлык позицияләрен белдерә алдылар.
Иртән иртүк йөри алган пациентлар сайлау участогына үзләре төштеләр. Яткан авыруларга исә УИК әгъзалары тавыш бирү өчен күчереп йөртелә торган тартмалар белән турыдан-туры палатага килде.