Россия Президенты сайлаулары бара. Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов 1809нчы сайлау участогына килде.
Әлеге участок Геофизиклар микрорайонында, шәһәрнең 13нче мәктәбендә урнашкан. Рәгать Хөсәенов монда яшәү урыны буенча сайлый.
“Мин элеккеге матур гадәт буенча якшәмбе көнне сайлауга барам. Гаиләм: хатыным, кызым белән киявем сайлауларга барды инде. Бүген сайлауларның өченче көне. Без бу көннәрдә илнең киләчәге өчен, Россиянең көчле, иртәгәсе көнгә ышанычлы булуы өчен тавыш бирәбез”, - дип фикерләре белән бүлеште, бюллетеньне урнага салганнан соң.
“Беренче көнне үк – 15 мартта лениногорскилыларның актив булуы шатландырды. Сайлау участоклары иртәнге 8.00 дә ачылгач, шунда ук активлык башланды. Эштән сорап китеп тә сайлауга бардылар. Беренче көнне халыкның 40 процентка якыны тавыш биргән иде. Кичә ял көне булса да, сайлау участокларына бардылар. Бүген исә кемнәрдер эштән, вахтадан, командировкадан кайтучылар бара, район авыллары да актив катнаша. Шулай актив гражданлык позицияләре күрсәтүләре, булулары, бердәмлек күрсәтүләре өчен лениногорскилыларга рәхмәт сүзләре белдерәм”, - диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов.