Лениногорскида Беренче советларының муниципаль слеты узды

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Бүген Лениногорскның Яшьләр үзәгендә Беренчеләр советларының муниципаль слеты узды.

Чарада хәрәкәт активистлары, алар арасында төрле уку йортларының укучылары һәм студентлары, шулай ук мәгариф оешмаларында беренчел бүлекчәләр кураторлары булган тәрбия буенча киңәшчеләр катнашты.

Чара кунаклары - ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәт» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов һәм Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов булды.

Беренчел бүлекчәләрнең күргәзмә мәйданчыклары оештырылган иде, анда алар кунакларга үз проектлары турында сөйләделәр.

Чараны район башлыгы Рәгать Хөсәенов ачты. "Сез-безнең киләчәгебез, нинди илдә яшәвебез, нинди ачышлар ясавыбыз, нинди юнәлештә үсеш алуыбыз сезгә бәйле. Сезгә хәрәкәтнең төп принципларын -кеше булу, бергә булу, хәрәкәттә булу, беренче булу, Россия белән булуны онытмавыгызны телим. Алар сезнең эшегезнең нигезе булсын!"-, диде ул.

Слетта катнашучыларны ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлекчәсе Советы рәисе Тимур Сөләйманов сәламләде, ул барысына да уңышлар теләде.

Аннары 2023 елга эш йомгаклары ясалды һәм агымдагы елга бурычлар куелды. Бүгенге көндә муниципаль районда 38 беренчел бүлекчә бар, аларда барлык юнәлешләр буенча актив эш алып барыла.

Безнең районда 14нче балалар бакчасы "Родничек "  пилот бакчасы итеп билгеләнгән, анда кечкенәдән Хәрәкәт эше бара. 7-10 яшьтә балалар «Россия бөркетләре»федераль программасында катнашалар. Сентябрьдән декабрьгә кадәр «Алдынгылар хәрәкәте» нең җирле бүлегенә 300 кеше кабул ителгән.

Визит кысаларында Тимур Җәүдәт улы район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова белән «Родничек» балалар бакчасында булды, коллектив белән аралашты.

Ә слетта катнашучылар үз эшләрен төрле мәйданчыкларда дәвам иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International