Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәеновның Ватанны саклаучылар көне белән котлавы

2024 елның 23 феврале, җомга

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы! Кадерле Ватанны саклаучылар! Бөек Ватан сугышы, Кораллы көчләр  ветераннары!

Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
23 февраль-безнең тарихыбызда аерым дата, ул - батырлык,  бурычка тугрылык һәм патриотизм символы. 

Бүген без Россиягә намуслы һәм тугры хезмәт итүчеләрне, үз көчләрен һәм белемнәрен, энергиясен һәм талантын аның чәчәк атуына бирүчеләрне, теләсә кайсы вакытта ил алдындагы бурычын үтәргә әзер булганнарны котлыйбыз.

Бу көннәрдә котлауларыбызны яу кырында илебезнең бүгенгесен һәм киләчәген саклаучы якташларыбызга юллыйбыз. Сезнеж алдыгызда баш иябез. Онытмагыз, сезне өйдә әти-әниләрегез, хатыннарыгыз, балаларыгыз, якташларыгыз көтә. 

Кадерле дуслар! Сезгә игелек, бәхет һәм иминлек телим. Ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер, солдатларга һәм офицерларга уңышлы хезмәт телим.

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International