Татарстанда «Татарстан – казанышлар республикасы»автобусы үз марафонын дәвам итә. Автобус 1 мартка кадәр йөриячәк һәм республиканың 29 районында булачак.
Лениногорск районына автобус 14 февральдә киләчәк.
Халыкка ил, республика, районнарның казанышлары турында сөйләячәкләр. Панель дискуссиясе мәдәният сараенда узачак.
Татарстанда 100 дән артык төрле республика һәм федераль проектлар һәм программалар гамәлгә ашырыла. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар мөһим.
Моннан тыш, марафон кысаларында Татарстан казанышларына багышланган фотокүргәзмә оештырылачак.
2023 елда «Уңайлы шәһәр мохите» милли проекты кысаларында «Мэхэббэт» паркы төзелеше тәмамланды, анда лениногорскилылар ял итәләр һәм буш вакытларын үткәрәләр.
Шулай ук 2023 елда «Югары буалар каскады» реконструкциясе башланды.
Бу һәм башка илкүләмпроектлар турында сөйләшү булачак, яңалыкларны күзәтеп барыгыз.