Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган Мәгариф милли проекты 2024 елга кадәр исәпләнгән һәм илебез мәктәпләрен дөньяда иң яхшы унлыкка чыгарырга тиеш.
Лениногорск районында Шөгер, Тимәш һәм Иске Иштирәк мәктәпләре базасында 3 цифрлы һәм гуманитар профильле «Үсеш ноктасы» үзәге һәм Зеленая Роща, Иске Куак, Куакбаш, Подлесный һәм Иске Писмән мәктәпләре базасында 5 табигый-фәнни профильле «Үсеш ноктасы» үзәге эшли.
2024 елда Ивановка мәктәбе базасында тагын бер табигый-фәнни профильле «Үсеш ноктасы» үзәген ачу планлаштырыла.
Федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында үзәкләр өчен бүлеп бирелгән биналарга ремонт ясалды, махсус җиһазлар урнаштырылды һәм алар дәрестән тыш эшчәнлектә уңышлы кулланыла.