Алабугада "Алабуга-skills"һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул итүне 2 февральгә кадәр озайттылар

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

5 февральдән 9 февральгә кадәр Алабугада «Алабуга-skills»һөнәри осталык республика конкурсы узачак. Катнашу өчен гаризалар кабул итү 2 февральгә кадәр озайтылды.

2024 елда 24 номинация буенча булачак. Финалистларны бүләкләү республика масштабындагы тантаналы чаралар кысаларында узачак.

Искәртеп узабыз, әлеге конкурсның максаты - эшче һөнәрләрне популярлаштыру, яшьләрдә сайланган һөнәр белән кызыксынуны үстерү һәм үз тармакларында иң яхшы белгечләрне ачыклау.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Конкурс 22 номинация буенча гамәлгә ашырылды һәм Татарстан Республикасының 22 районында урнашкан 94 предприятиедән 300дән артык белгечне берләштерде.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм нигезләмә Алабуга муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылган: http://городелабуга.рф/alabuga-skills-konkurs-profess...

Гаризалар электрон адреска кабул ителә: konkursalabuga@mail.ru. элемтә телефоны: 8(85557)4-48-97,4-48-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International