Хезмәт эшчәнлеге туктатылганда, иминият пенсиясе эш башкарылган чорда булган планлы индексацияләрне исәпкә алып түләнә.
Элек яңадан исәпләү процессы 3 ай вакыт алган, ә түләү эштән азат ителгәннән соң 4 айга башкарылган. Яңа кагыйдәләр буенча яңадан исәпләү вакыты ике тапкыр кыскартылган. Үзгәрешләр буенча, эш бирүче эштән азат ителгәннән соң эш көненнән дә соңга калмыйча хезмәт мөнәсәбәтләрен туктату турында мәгълүмат бирергә тиеш.
Мәсәлән, пенсионер 2024 елның 29 гыйнварында эшеннән киткән (эштән китү датасы айның соңгы көненнән иртәрәк булырга тиеш). Икенче көнне, 30 гыйнварда, ТР буенча СФР бүлегенә эш бирүчедән кадрлар үзгәрешләре турында хисап килә. Февральдә СФР бүлекчәсе индексацияне исәпкә алып пенсия түләү турында Карар кабул итә. Мартта пенсионер пенсиянең тулы күләмен, шулай ук алдагы ай — февраль өчен элеккеге һәм яңа пенсия күләме арасында акча аермасын алачак. Димәк, яңа индексацияләнгән пенсия күләме эштән азат ителгән айдан соң икенче айга ук киләчәк.
Яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарыла, гариза бирергә кирәкми. Әгәр пенсионер хезмәт эшчәнлеген яңартырга карар итсә, кабул итүнең яңа датасы айның икенче көненнән дә иртәрәк булмаска тиеш, эштән азат итүнең киләсе аеннан соң, ягъни 2 февральдән дә иртәрәк түгел, эшкә урнашу очрагында пенсия күләме кимемәячәк.