Район башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсен уздырды

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсен уздырды. Киңәшмәдә башкарма комитет һәм совет җитәкчеләре, бүлек башлыклары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында агымдагы атнага чаралар планын үтәүгә бәйле мәсьәләләр каралды. Эш барышында барлыкка килгән проблемаларга аерым игътибар бирелде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, район Башлыгы түбәндәгеләргә игътибарны юнәлтте:

- гомуми файдаланудагы юлларда, тротуарларда, паркларда, шулай ук  ишегалларында карны вакытында чистарту;

юлларны киңәйтү, карны чыгару;

- мошенниклык очраклары арту фактлары буенча мәгълүмат эшен дәвам итәргә;

- шәһәр хезмәтләренең барлык җитәкчеләренә 30 гыйнварда башланачак халык белән очрашуларда катнашырга куөшылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International