Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Халык китабы фестивале» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, китапханәнең актив укучылары белән керәшен халкы баш киеме ясау буенча мастер - класс үтте.
Китапханәче Л.Галимова Лениногорск районында Федотовка авылында яшәүче керәшеннәрнең баш киемнәре турында сөйләде.
Керәшен бизәге геометрик һәм зооморф мотивлардан тора. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар керәшен орнаментын пластилинография техникасы белән бизәделәр. Мастер-класс халык музыкасы һәм керәшен җырлары белән озата барды.