2024 елның 27 гыйнвар көнендә ТР Лениногорск муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Лениногорск шәһәренең 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе 10 нчы сыйныф укучылары белән очрашу үткәрелде.
Бу очрашуда ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова укучыларга бүлекнең эшчәнлеге, аның тарихы, кайчан һәм ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Очрашу кызыклы һәм үтемле формада үтте. Монда гаиләнең кадерен белү, андагы мөнәсәбәтләрне, йолаларны ныгыту һәм саклау турында әйтелде. Укучылар өчен мондый дәресләр кирәк. Очрашудан соң укучылар ГХАТ бүлеге җитәкчесе шундый кызыклы әңгәмә өчен рәхмәтләрен белдерде.