Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2024 ел - Гаилә елы, дип игълан итте .
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Гаилә елы уңаеннан Лениногорскида яшәүче күп балалы гаилә - Виктор Лукьянов һәм Татьяна Хуҗаназарова гаиләсендә булды.
Алар биш бала тәрбияли - ике кызлары Рината һәм Елизавета, өч уллары Константин, Алмаз һәм Даниил.
Татьяна Николаевна һәм Виктор Владимирович гаиләсендә хөрмәт, ышаныч, бер-береңә ярдәм, җаваплылык хисе хөкем сөрә. Гаилә әгъзалары балаларында да шундый хисләр тәрбияли.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов районда күп балалы гаиләләрнең яшәү шартларын яхшырту өчен күрелә торган чаралар турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, якын арада территорияләрне төзекләндерү, яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары булдыру буенча эшләр башкарылачак һәм башкалар.
Очрашу җылы атмосферада узды, балалар шигырьләр сөйләде, җырлады. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов аларга бүләкләр тапшырды.