24 гыйнварда Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә Президентның Мәдәни инициативалар фонды гранты белән хупланган «Халык китабы фестивале» проекты кысаларында, 8 нче мәктәпнең 5В сыйныф укучылары өчен керәшен халкының фольклор бәйрәме уздырылды.
Китапханәче Л.Галимова керәшеннәрнең килеп чыгышы, аларның яшәү урыны турында сөйләде. Укучылар халык костюмнарын, хатын-кыз кием элементларын карадылар. Алып баручы керәшеннәрнең халык бәйрәмнәре белән таныштырды.
Якташларыбыз, керәшен язучылары Гәрәй Рәхим һәм Людмила Аланланың шигырьләре укылды. Лениногорск районы Федотовка авылыннан "Аланлык" ансамбле бәйрәмнең кунаклары булды. Традицияләрне һәм йолаларны чын саклаучылар буларак, алар үз халкы турында мавыктыргыч итеп сөйләп кенә калмадылар, ә Раштуа Нардуган бәйрәме фрагментларын да күрсәттеләр.