Лениногорскида "Керәшен көнкүреше, мәдәнияте, халык уеннары" фольклор бәйрәме узды

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

17 гыйнварда Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә 11 нче гимназиянең 4А сыйныф укучылары өчен «Керәшен көнкүреше, мәдәнияте, халык уеннары»фольклор бәйрәме узды.

Китапханәче Л.Галимова керәшеннәрнең килеп чыгышы, аларның яшәү урыны турында сөйләде.
Укучылар халык костюмнарын, хатын-кызлар кием элементларын карадылар.

Алып баручы милли ризыклар турында тәмле итеп сөйләде, керәшеннәрнең халык бәйрәмнәре белән таныштырды.

Якташларыбыз - керәшен язучылары Гәрәй Рәхим һәм Людмила Аланлының шигырьләре укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International