Игътибар! Һава шартлары белән бәйле рәвештә Качману вакытында су коену урыннарына үзгәрешләр кертелде

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Игътибар! Һава шартлары белән бәйле рәвештә Качману вакытында су коену урыннарына үзгәрешләр кертелде.

18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Лениногорскида суга чуму йоласын үткәрү өчен урын билгеләнгән:

Ул-ТР, Лениногорск шәһәре,Агадуллин урамы, 2 адресы буенча ачык туңмый торган сулык;

Элек игълан ителгән су коену урыннары - Иске Писмән авылындагы «Параскева-Пятница» чишмәсе һәм Федотовка авылындагы «Тәреле чишмә», 1ава шартларына бәйле рәвештә,гамәлдән чыгарыла. 

Хөрмәтле лениногорскилылар! Сездән су объектларында куркынычсызлык чараларын һәм су коену куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәвегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International