Бүген, 2024 елның 9 гыйнварында, Раштуа бәйрәмендә епископ Мефодий Лениногорск шәһәренең Изге Троица гыйбадәтханәсендә илаһи литургия хезмәтен җитәкләде.
Аннары Епископ Мефодий руханиларны һәм халыкны Раштуа бәйрәме белән котлады, шуннан соң Әлмәт епархиясендә православиене торгызуда күрсәткән ярдәме өчен Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәеновны II дәрәҗә «Достойно есть» епархия медале белән бүләкләде.
Рәгат Галиәгъзам улы аңа рәхмәт белдерде һәм килгәннәргә мөрәҗәгать итеп, барысын да бәйрәм белән котлады.
Литургиядән соң Әлмәт епархиясе башлыгы Лениногорск шәһәрендә «Скоропослушница» иконасы хөрмәтенә төзеләчәк гыйбадәтханә урынында таш салу тантанасында катнашты.